news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы министрлыгы музеена экспонатлар туплауга акча сарыф ителмәгән

Азык-төлек министрлыгындагы музейны булдыру идеясе 2015 елда барлыкка килгән.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы музеена экспонатлар туплауга акча сарыф ителмәгән
agro.tatarstan.ru

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Назлыгөл Мәсәлимова). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгындагы музейны туплау өчен бер тиен дә акча сарыф ителмәгән. «Безнең министр урынбасарлары, җитәкчеләре үзләре районнардан экспонатлар җыеп алып кайтты», — диде музейны тәкъдим итү чарасында музей директоры Наил Сабиров. Музейда әлегә экспонатлар саны билгесез. Наил Сабиров сүзләре буенча 1000 артык булырга тиеш.

Чара барышында журналистлар музей экспонатларын карады, авыл хуҗалыгы үсеше турында Наил Сабировның чыгышын тыңлады. «Ишекләр ачык. Кызыксындырган экспонатлар турында сөйләп бирергә мин һәрвакыт әзер», — дип белдерде музей директоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100