Актанышта алдынгылар слётында еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясыйлар

Һәрбер тармак буенча хезмәт алдынгылары бүләкләнәчәк.
(Актаныш, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 18 гыйнвар көнне Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Актаныш районының алдынгылар җыены уздырыла. Бу көнне биредә еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясала. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Һәрбер тармак буенча хезмәт алдынгылары бүләкләнәчәк. 2018 елда югары күрсәткечләргә ирешкән оешма-предприятиеләр мәгълүм булачак.