Наил Залаков: Татарстанда көзге культуралар чәчү оптималь срокларда башкарылды

Татарстан Президенты республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Республикада уҗым культуралары оптималь срокларда чәчелде, аларның 80 проценты яхшы хәлдә. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.Наил Залаков хәбәр иткәнчә, 2020 ел уңышы өчен республикада 494 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелгән, шул исәптән бодай - 370 мең га (74 процент), көзге арыш - 121 мең га (24 процент) мәйданда.«Чәчү оптималь срокларда башкарылды. Дымлылык булу туфракны сыйфатлырак әзерләргә һәм тигез шытымнар алырга ярдәм итте», - диде министр.Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы буенча, уҗым культуралары чәчүлекләренең 80 проценты яхшы хәлдә, 15 проценты канәгатьләнерлек хәлдә.