Участокта бер генә сыер булса да, сез аны ясалма орлыкландырырга тиеш – Алмаз Хисаметдинов

Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, кеше бер тапкыр мөрәҗәгать итеп тә, уңай нәтиҗәгә ирешми икән, ул кабат монда килмәячәк.

(Әлки, 16 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Сыерын ясалма орлыкландыру өчен ветеринария пунктына мөрәҗәгать итеп тә, уңай нәтиҗәгә ирешми икән, ул кабат монда килмәячәк. Бу фикерне ТР Министрлар Кабинетының Баш Ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Әлки районында Татарстан ветеринария пунктларында эшчәнлекне оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә утырышында әйтте.

"Ясалма орлыкландыру – бик нәзберек эш. Әгәр бу эшкә кулың ияләшмәгән икән, беренче юлы ук уңышлы килеп чыкмаска да мөмкин. Ә бу исә сыйфатны аксата. Әгәр беренче тапкырдан сыер капланмый икән, кешенең ышанычы калмый. Шуңа күрә бу эшкә аерым басым ясарга кирәк", – диде ул коллегаларына мөрәҗәгать итеп. – Яшь белгечләр аның бөтен нечкәлеген белеп тә бетермәскә мөмкин. Шуңа күрә терлекчелектә нәсел эше орлыкчылык идарәсе баш дәүләт идарәсе белән берлектә, төбәкара укулар уздырырга кирәк. Ясалма каплату – җитди эш, аңа бармак аша гына карарга кирәкми", – диде җитәкче.

Ул шулай ук ясалма орлыкландыру буенча артта сөйрәлүче районнарны да тәнкыйтьләп узды. Алар – Яшел Үзән, Кайбыч, Минзәлә, Түбән Кама, Чирмешән, Апас районнары. Кайбер районнарга куелган яңа мал табибларына карата ул: "Кунак вакытыгыз бетеп бара, җиң сызганып эшли башларга вакыт", – дип тә шелтә белдерде.

"Халык ветеринария участокларында ясалма орлыкландыру хезмәте бар икәнен белсен. Белдерү язып элегез, район газетасына игълан урнаштырыгыз. Бу – сезнең эшләп бетермәвегез", – диде Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе.

Исегезгә төшерәбез, бүген Әлки районында республиканың барлык баш мал табиблары катнашында семинар-киңәшмә уза. Делегатлар республикага үрнәк булган Түбән Әлки һәм Юхмачы авылы ветеринария пунктлары эшчәнлеге белән танышты. Хәзер исә алар Базарлы Матак мәдәният йортында киңәшмәдә фикер алыша.

Мәгълүмат өчен: республикада 232 ветеринария пункты бар. Шуның 126сы махсус программа нигезендә, соңгы өч ел эчендә төзелгән. Аларда 549 мал табибы эшли.