Кукмара районы Ятмас Дусай авылыннан Галиуллиннар гаиләсе күпләп кош-корт үстерәләр

Венера һәм Илфир Галиуллиннар хуҗалыгында казларның саны йөзгә якын, әле тагын егерме үрдәк, илле чебиләре дә булган, аларын инде эшкәрткәннәр.

(Кукмара, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмара районында каз асрамаган авыллар бармы икән?! Юктыр, мөгаен. Ничек инде иркен болыннары, инеш-күлләре булган авыл җирендә кош-корт үрчетмичә түзәргә кирәк! Матур табигатьле Ятмас Дусай авылында да каз асраучылар байтак. Венера һәм Илфир Галиуллиннар хуҗалыгында да аларның саны йөзгә якын, әле тагын егерме үрдәк, илле чебиләре дә булган, аларын инде эшкәртеп, урнаштырып та куйганнар, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Билгеле, каз үстерү бер дә җиңел хезмәт түгел: көнгә берничә тапкыр азыгын әзерләргә, бәбкә вакытларында карга-козгыннан сакларга, бер-берсеннән аерылып йөри башласалар, эзләп алып кайтырга кирәк, үсеп җиткәч, казларны эшкәртү үзе бер зур эш булып тора. Әмма хезмәте җиңел булмаса да, кемдер әлеге шөгыльдән файда таба, якыннарын гына түгел, күрше-тирә авыл халкын да тәмле каз ите белән тәэмин итә.

Венера апа үзе Биектау районының Мүлмә авылыннан, ә тормыш иптәше Илфир абый Арча районының Яңа Ашыт авылыныкы. Язмыш исә аларны Ятмас Дусай авылы белән бәйләгән.

-Илфир белән Әтнәдә техникумда укыган вакытта таныштык. Армия хезмәтеннән соң безнең төркемгә укырга килде ул. 1988 елда уку йортын тәмамлагач, Илфирны биредәге күмәк хуҗалыкка зоотехник итеп билгеләделәр. Бер елдан соң өйләнешеп, мин дә аның янына күчендем. Бүгенге көндә дә хуҗалык биргән йортта гомер кичерәбез. Тормыш иптәшем белән барлык эшләрне дә бергәләп, киңәшләшеп эшлибез, ул - тормышта төп терәк, - диде Венера ханым. - Тормыш корып яши башлагач, кайнанам: "Каз үстерегез, үзегезгә бер шөгыль булыр", - дип, ата һәм ана каз биргән иде, инде менә ничә еллар шул хезмәттән аерылган юк. Күпләп асрый башлаганыбызга да ун еллап бардыр. Ел саен яз көне каз бәбкәләре сатып алабыз. Соңгы вакытта дәүләт тә ярдәм итә, субсидиясен бирәләр. Ә ата һәм ана казны үзебез асрыйбыз. Алар бәбкәләрне: "Әйдәгез, бездән калмагыз", - дигән шикелле кычкырып, үзләре белән ияртеп йөриләр, кая чыгарып җибәрсәң дә аерылып калмыйлар, шуңа күрә бик уңайлы.

Күпләр хәтерлидер әле: элек йомыркалардан бәбкә чыгарыр вакыт җиткәч, салам тутырган каз ояларын - безнең якларда тал чыбыгыннан үрелгән кәрзиннәрне - өйләргә алып кереп, карават асларына куялар, шунда каз утырып бәбкә чыгара иде. Ул вакытта өйдә кычкырып сөйләшергә дә ярамый, чыр-чу килгән бала-чагаларны әни-әбиләр тынычландырып: "Чү, тавышланмагыз, каз утыра", - диләр иде. Караватта да аякны салындырып рәхәтләнеп утырып булмый, каз, муенын сузып, хәзер чукып ала. Ә йомыркалардан чыккан сап-сары "йомгак"ларның йомшаклыгы, матурлыгы...

Галиуллиннар бәбкәләргә кечкенә чагында ипи, катнаш азык, ә үсә төшкәч, бодай пешереп ашаталар икән. Бәбкәләрне ян бакчаларындагы печән җирендә үстерәләр.

Каз өмәсе күңелдә үзенә күрә бер күңелле вакыйга булып уелып калган. Туганнар, күрше-тирә белән бергәләп эшләгәндә күңелле генә бит, эшнең беткәнен сизми дә каласың. Ә өйдә исә кызган каз мае, тәмле көлчә исе тарала...

Элек каз өмәсенә Венера апа авылдашларын чакырса, хәзер ял көннәрендә алты-җидешәрне берүзе чистарта икән. Ияләнгәч, бер авырлыгы да юк аның, әле киресенчә, казларны эшкәртеп бетергәч ямансулап, эх, тагын булса иде дип куям, урамда колак ияләнгән "как-как" килгән тавышлары ишетелмәгәч тә күңелсез, ди ул. Быел әле алар казларын суя башламаганнар, җир өсте катырып, кар төшкәнен көтәбез, пычрак вакытта казларның мамыклары каралып бетә, диделәр. Чөнки каз мамыгыннан ясалган мендәргә дә сорау зур, бик яратып алалар икән. Шуңа күрә йолкыган вакытта да Венера апа казларны кайнар суга тыкмый, ә үтүк ярдәмендә генә бераз парландырып ала. Тик һәр эшнең үз нечкәлеге булган кебек, озаграк үтүкләсәң, пешеп китүе дә бар, ди.

Казларның уртача авырлыгы дүрт-биш килограмм була. Үткән ел каз түшкәсенең килограммын - 380, ә эч-башының килограммын 200 сумнан саткан булган. Кайберәүләр зуррагын сорап алса, артык симез булмасын дип әйтүчеләр дә бар икән. Эчәгесен дә чистартып, эчке әгъзалары белән бергә саталар. Канатларын сораучыларга бушка да биреп җибәрәләр. Менә шулай бер җирен дә әрәм-шәрәм итмиләр.

-Безнең бер елны да түшкәләрне базарга алып барып сатып йөргәнебез юк, өйгә килеп алалар, эч-башына сорау тагын да күбрәк, анысы тизрәк тә бетә әле, - диде Венера апа.

-Йөз каз асрап азапланганчы бер бозау үстерсәң, файдалырак түгелме? – дип кызыксындым.

-Каздан табышны тизрәк аласың, ул алты айда өлгерә, ә бозауны үстерү өчен ике ел вакыт кирәк, - дип җавап бирде хуҗалар.

Чит-ят җирләргә килеп урнашсалар да, югалып калмаганнар Галиуллиннар. Менә шулай үзләренең күңелләренә ятышлы шөгыль табып, матур гомер кичерә алар. Венера апа хуҗалыкта кадрлар бүлегендә хезмәт куйган, аннан соң Алабуга мәдәният агарту училищесын тәмамлап, менә егерме ел инде авылда китапханәче булып эшли. Илфир абый хуҗалык рәисе, Ятмас Дусай җирлегенең беренче авыл җирлеге башлыгы булган. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр, алар үз тормышлары белән яшиләр. "Туган якларыгызны калдырып, бирегә килеп урнашканыгызгы, үкенгән вакытларыгыз булмадымы?" – дип тә кызыксындым танышларымнан.

-Юк, - диде хуҗабикә, озак та уйлап тормыйча. - Авылга ияләндек, табигате искиткеч матур, кешеләре дә бик әйбәт, Ятмас Дусайны бик яратам мин.
Илфир абый тормыш иптәшенең сүзен дәвам итеп:


-Тормыш юлын яңадан үтәргә туры килсә, нәкъ шул сукмакны сайлар идем, - диде.