Әгерҗе авылларында - каз өмәләре

Авылларда хәтта 150 каз асраучылар да бар икән.

(Әгерҗе, 16 ноябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре",  Миләүшә Ягъфәрова). Бу көннәрдә Әгерҗе районындагы бик күп хуҗалыкларда каз өмәләре үткәрелә, дип яза җирле басма.

Элегрәк авылларда әлеге йорт кошларын асраучылар бармак белән генә санарлык булса да, соңгы елларда аларның саны шактый артты. Дөрес, күпләр бәбкәләрне җәй башында сатып ала. Йорт казларын асраучылар бөтенләй юк диярлек. Авылларда хәтта 150 каз асраучылар да бар икән.

Салагышта яшәүче Миләүшә–Фәнис Минехуҗиннарның капка төбе, әнә, ап-ак казлар белән тулы. 

–Йорт кошлары асрамыйча яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз инде хәзер. Ун еллап казлар үстереп сатабыз. Җәй башында берәр айлык бәбкәләрне алабыз да, кара көздә аларны суябыз. Дөрес, моңа кадәр йөзләп бәбкә үстергән булсак, быел аларның баш санын арттырырга булдык. Чөнки узган ел авылдашларыбыз казларны, кем әйтмешли, күз ачып йомганчы алып бетерделәр, үзебезгә калмады да, – ди Миләүшә ханым.

Минехуҗиннар казларын суя башлаганнар инде. Биш килодан артыграклары да, дүрт килолылары да бар, ди Миләүшә. Хуҗабикә казны пешекләп йолку яклы. Болай эшләгәндә вакыт күп сарыф ителми. Ә йонын яңадан киптереп сатарга җыеналар. Быел казларны каклап та сатарга уйлыйлар.

Минехуҗиннар әле 50 индоутка, 40 бройлер, 11 күркә үстергәннәр. 50 тавыкларының йомыркасы белән җәен-кышын авылдашларын тәэмин итеп торалар. Абзарларында эре мөгезле терлекләре дә бар.

–Кош-кортларга гына көн саен 12шәр чиләк сыешлы ике казан ашау пешердек. Җәй буе бәрәңге һәм бодай белән сыйладык аларны, – ди Миләүшә.

Боларга әлеге тырыш гаиләнең узган ел – дүрт, быел бер мең баш кәбестә үстереп сатканын да өстәсәң, бу хуҗалыкта иртә яздан кышка кадәр эш ничек гөрләвен күзалларга була.

Гомер буе Әгерҗедә яшәп, моннан өч ел элек Девәтернәгә кайтып төпләнгән Рима–Рафаэль Ахунҗановларның да, чын мәгънәсендә, авыл тормышы белән кайнап яшәүләренә “афәрин“ дими, ни дисең... Күп кенә яшь гаиләләр тавык асраудан да бизгән заманда өлкән яшьтәге пенсионерлар кәҗә-сарык, тавык тоталар икән. Узган ел үрдәкләр үстергән булсалар, быел язын каз бәбкәләре алганнар.

–Үрдәккә караганда казны үстерүе җиңелрәк, – ди Рима апа. – Иртән елгага куасың да, кич кенә алып кайтасың. Ә каз өмәсе уздыру – үзе нинди матур бәйрәм!

Борынгыдан калган йоланы яңартканнар быел Ахунҗановлар гаиләсе. Казларны суйганнан соң, бик яхшылап кабартканнар. Аннан авылның уңган-булган ханымнары Фәния, Әминә, Тәскирә, Гөлшат, Әлфия, Мәүлидә, Сабира казларны үтүкләп йолкыганнар.

–Эшләгәндә Фәнис гармунда уйнаган көйләргә кушылып рәхәтләнеп җырладык. Аннан казларны көянтәгә элеп чишмәгә юарга төштек. Шәһәрдән кайткан оныкларым каз канатлары сибеп бардылар, – ди Рима апа.

Әнә шулай, борынгыдан калган йолаларны үсеп килүче буынга да тапшыралар девәтернәлеләр. Аларның ут күршеләре Кадыбаш авылында яшәүче КАЮМОВлар гаиләсе дә икенче тапкыр авыл халкын чакырып зурлап каз өмәсе уздырганнар. Утыз каз үстергәннәр быел алар.

–Хуҗабикә Фәридәнең килендәшләре Фәнзилә, Гүзәлия, бик тә уңган авылдашларыбыз Рәмзия, Мөкатдисә, Зәкия, Хәлимә, Гөлнара, Алсу, Ләйлә һәм башкалар шулкадәр оста итеп башкардылар бу эшне. Балалар да тик тормады. Зәкия әбиләре җитәкчелегендә Шамил, Марат, Наилә казның баш-аякларын чистарттылар, – ди өмәдә катнашкан Рәзилә апа Ясәвиева.

Өмәчеләр күмәкләшеп җырлаганнар, казларны елгага алып төшеп юганнар. Ә аннан соң хуҗабикә әзерләгән мул табын артында тәмле нигъмәтләр белән сыйланганнар, диелгән район хәбәрендә.