Апас аграр көллияте коллективы иң яхшы ярминкә мәйданчыгы әзерләгән өчен бүләкләнде

Күргәзмәләр ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, һөнәри белем бирү системасы оешуга 80 ел тулуга, Апас районының 90 еллыгына, районда һөнәри белем бирү йорты ачылуга 45 ел тулуга багышланган иде.

(Апас, 16 октябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Казанда узган халык сәнгать һөнәрчелеге эшләнмәләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерү продукциясе ярминкәсеннән Апас аграр көллияте коллективы җиңү белән кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ярминкәне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырды. Ярминкәдә районның мәгариф бүлеге, мәктәпләр һәм аграр көллият коллективы катнашты. Һәр район үз мәйданчыгында сату итте.

Шәһәр халкына арзан бәядән камыр ризыклары, яшелчә, консервланган җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, шулай ук кулдан эшләнгән декоратив иҗат әйберләре һәм башка товарлар тәкъдим ителде.

Мәйданчыкны матур итеп бизәделәр. Күргәзмәләр ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, һөнәри белем бирү системасы оешуга 80 ел тулуга, Апас районының 90 еллыгына, районда һөнәри белем бирү йорты ачылуга 45 ел тулуга багышланган иде.

Чара барышында районнарның ярминкә корылмалары бәйгесе берничә номинация буенча билгеләп үтелде. «Ярминкә урынын иң яхшы бизәгәне өчен» номинациясендә кабатланмас ярминкә мәйданчыгы әзерләгән өчен аграр көллият коллективы беренче урынга лаек булды.

Чираттагы традицион дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Равил Хисаметдинов җылы тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләре аша аграр көллият җитәкчесе Фаил Курамшинга Диплом һәм кубокны тантаналы шартларда тапшырды. Киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр теләде.