Чүпрәле хуҗалыгы заводка тәүлек саен 3000 тонна шикәр чөгендере озата

Үткән ел бу культура 3500 гектарда үстерелгән булса, агымдагы елда аны 2777 гектарда гына иктеләр.

(Чүпрәле, 16 сентябрь, «Татар-информ», «Туган як», Рәшит Фәтхулов). Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы эшчәннәренең бөтен хезмәте шикәр чөгендере басуларына юнәлде. «Цильна» хуҗалыгы заводка тәүлек саен 3000 тонна шикәр чөгендере озата.

Үткән ел бу культура 3500 гектарда үстерелгән булса, агымдагы елда аны 2777 гектарда гына иктеләр. Сәбәбе гади, татлы тамырларның хуҗалык бюджетына табыш китерү сәләте шактый дәрәҗәдә төшкән.

Кырчылык продуктлары җитештерү буенча «Цильна» хуҗалыгына тиңнәр юк. Монда елның — елында бөртекле, кузаклы, техник һәм азык культураларыннан мул уңыш алына. Сортларга сынауларны да үз басуларында үткәрәләр. Шикәр чөгендеренең «Крокодил» сортлысы биредәге туфракны үз иткән. Соңгы берничә елда аның һәр гектарыннан уртача 500 центнерга кадәр чимал җыеп алына.

«Узган ел әлеге культураны 500 гектарда үстергән идек. Объектив сәбәпләр нәтиҗәсендә быел аны 350 гектарда гына чәчтек. Аның хисабына силос өчен кукуруз мәйданын арттырдык. Чөгендернең һәр гектарыннан 500 центнердан артык чимал чыга. Кукуруз да яхшы үсте. Гектарыннан 350 центнер яшел масса алына», — ди кырчылык буенча баш белгеч Рәис Рәимов.

Бүген «Цильна» хуҗалыгының шикәр чөгендере басуы хәрби полигонны хәтерләтә. Өч комбайн казытып кагатларга салган татлы тамырларны 60 артык зур йөк автомашинасы прицеплар белән «Цильна» шикәр заводына ташыйлар. Хуҗалыктан көн саен 3000 тонна диярлек продукция китә. Коры көннәрдә алынган чөгендерләр дә чиста. Шуңа завод та пычраклыгына 6,4 процентны гына куя. Ә менә шикәрлелеге 17 процентка якын.