Әтнәдә Татарстан савымчыларының республика бәйгесе уза

Татарстанда инде 44 нче тапкыр сыер саву осталарын ачыклыйлар.

(Казан, 16 август, "Татар-информ").17-18 августта Әтнә районының “Мәңгәр” хуҗалыгы базасында машина белән сыер саву осталарының 44 нче Республика конкурсы узачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.

Республикакүләм бәйгедә, елдагыча, район ярышларында җиңүчеләр катнаша. Конкурс барышында анда катнашучыларга берничә теоретик сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Ярышларның практик өлешендә алар саву аппаратларын сүтеп-җыюда үз осталыкларын һәм сыер савуда уңганлыкларын күрсәтәчәкләр, диелә хәбәрдә.

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.