Чирмешән районында ике баҗай балык үрчетәләр

Алар 49 елга арендага алып, биредә 4 ел элек балык үрчетә башлаганнар.

(Чирмешән, 16 август, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Яңа Элмәледә, ферма янындарак буада ике баҗай – Сергей Павлов һәм Сергей Григорьев, 49 елга арендага алып, биредә 4 ел элек балык үрчетә башлаганнар, дип яза җирле басма.

-Башта буа тирәсен тәртипкә китердек, - ди вахта ысулы белән Себердә дә эшләүче, цех башлыгы Сергей Павлов. -  Яр кырыйларына 100дән күбрәк миләш, каен, чыршы, шомырт, сирень, хәтта имән үсентеләре утырттык, күбесе тамыр да җибәрде. Мин киткәч, күбрәк баҗай мәшәкатьләнә инде, төзүче ул, авылда тора. Себердә чакта буа гел искә төшә.

Чыннан да, агачлар күбәйгәч, гел җыештырып торгач, бу урын бик матур.

Билгеле, монда Сергейларның төп шөгыле – балык үрчетү. Әлегә кадәр күмәртәләп балык тотмаганнар, берничә мәртәбә ярминкәләргә генә барганнар. Әгәр сату каналы, алучы булса, монда дистәләп тонналык продукция бар.


Кәрәкә, ак амур, карп һәм башка төрле балыкларны май айларында бодай һәм арпа белән тукландыра башлыйлар икән. Көн саен яки көнаралаш буа суына чама белән егермешәр чиләк бөртек салалар. Аны сезон вакытында юньрәк бәядән алалар, чи булса, үзләре киптерәләр.

Балык үрчетүнең дә үз тәртибе, үзенчәлекләре бар, шуңа күрә Яңа Элмәле балыкчылары бу эшнең серләре турында белемнәрен арттыралар, башка балыкчылар белән дә элемтәдә торалар, диелгән район хәбәрендә.