Татарстан агросәнәгать комплексында ресурс саклаучы технологияләр кулланыла башлады

Казанда “No-Til” системасы нигезендә үз-үзен аклаучы игенчелек” дигән халыкара конференция уза
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов “No-Til” системасы нигезендә үз-үзен аклаучы игенчелек” дигән халыкара конференциядә чыгыш ясады. Әлеге конференция 16-18 июль көннәрендә уза һәм анда Россия төбәкләре, Украина һәм АКШтан килгән вәкилләр катнаша.
Ул ТРның заманча авыл хуҗалыгына узган гасырның 90нчы елларында нигез салынган булуын билгеләп үтте. Татарстан җитәкчелеге бу тармакны өстенлекле дип игълан итте. Мисал өчен, узган ел аның үсеше өчен республика һәр гектар сөрүлек җир өчен 3 мең сум яки 120 доллар бүлеп биргән. Чагыштыру өчен, гомумән РФ буенча 20 доллар бирелә. Шулай итеп, 3,5 миллион гектар сөрүлек җир саклап калынды.
Татарстан терлекчелек өлкәсендә терлек һәм кош-кортның баш саны буенча иң зур күрсәткечкә ирешкән. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында “Агроҗитештерү комплексы үсеше” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗә ясаганда, Татарстан Россия төбәкләре арасында беренче урынны алган.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме 40 млрд. сумнан артып киткән, узган елның шул чоры белән чагыштырганда ул 106 процент тәшкил итә, 170 мең тонна ит җитештерелгән, яки 113 процент. Тулаем савылган сөт 900 мең тоннадан артык (үсеш – 106,4 процент) булган.
Шәхси хуҗалыклар үсешенә зур игътибар бирелә. Авыл халкы 2,5 елда 5,3 млрд. сумлык 30 мең кредит алган. Кредитларны очсызландыру өчен 270 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Авылда акрынлап яшәү шартлары яхшыра. Яшь гаиләләрне һәм белгечләрне торак белән тәэмин итүгә ике елда 2 млрд. 39 млн. сум бүлеп бирелгән. 160 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Агымдагы елда бу максатларга 1 млрд. сум тирәсе акча сарыф итү планлаштырыла. Шулай итеп, авылда яшәүче тагын 1250 гаилә тораклы булачак.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ресурс саклаучы технологияләр куллануга да зур игътибар бирә, алар ярдәмендә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү чыгымнары 30-40 процентка кимегән. Мисал өчен, дизель ягулыгы чыгымнары 300 мең тоннадан 200 меңгә кадәр киметелгән, электр энергиясе 1,11,1 млрд. киловатт сәгать булса, хәзер 600 млн. Киловатт сәгать тәшкил итә.
Ресурс саклаучы технологияләрнең нәтиҗәлелеге бәхәссез. Шулай итеп, соңгы елда минераль ашламаларның бәясе – 2, дизель ягулыгы, электр энергиясе 1,5 тапкыр артты. Ресурс саклаучы технологияләрнең төп бурычы – аз чыгымнар белән мул итеп уңыш җыеп алу. Якын киләчәктә ТРның авыл хуҗалыгы машиналары паркы игенчелек өлкәсендә энергия саклаучы технологияләргә күчәргә мөмкинлек бирә, дип саный М.Нуретдинов.