Узган ун көндә Әлки районында шәхси хуҗалыклардан 254 тонна сөт җыйганнар

Халыктан сөт җыю Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Борискино авыл җирлекләрендә яхшы оештырылган.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ","Әлки хәбәрләре"). Әлки районында узган ун көндә шәхси хуҗалыклар барлыгы 254 тоннага якын сөт тапшырган. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.  Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда күрсәткеч 11 тоннага кимегән, әмма алдагы ункөнлеккә карата 3211 килограммга арткан. Халыктан сөт җыю Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Борискино авыл җирлекләрендә әйбәт оештырыла. Ә Түбән Кәчи авыл җирлеге күрсәткечләре, башка җирлекләр белән чагыштырганда, бик аз. Хәзерләнгән сөт 18 сум 50 тиеннән кабул ителә, диелә хәбәрдә.