Татарстан белгечләре чит ил техникасына хезмәт күрсәтергә өйрәнә

Татар агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институтында электроника һәм гидросистемалар буенча инженер-наладчиклар әзерләү курслары башланды.
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Татар агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институтында курслар башланды. Аларга электроника һәм гидросистемалар буенча инженер-наладчиклар, эре агросәнәгать фирмалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм фермер хуҗалыклары вәкилләре чакырылган.
Татар агробизнес кадрларын яңадан хәзерләү институтында билгеләп үтүләренчә, республиканың һәр районында мондый дәрәҗәдәге 2-3 белгеч бар. Алар чит илдә чыгарылган авыл хуҗалыгы техникасын җыя, көйли һәм ремонтлый.
Бер атна дәвамында инженер-наладчиклар институтта үз белемнәрен күтәрәчәк. Аннары алар алган белемнәрен “Татагролизинг” ҖЧҖ, Казан дәүләт аграр университеты һәм Алексеевск авыл хуҗалыгы лицее базасында ныгытачак.