Республиканың иң оста, җитез савымчысы – Мамадыш районыннан Сания Насыйбуллина

Республиканың иң оста, җитез савымчысы – Мамадыш районыннан Сания Насыйбуллина

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Татарстанның иң өлгер савымчылары Биектау районының “Бөреле” нәсел заводы биләмәсенә җыелды. Биредә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы машина белән сыер саву операторларының 37 нче конкурсын үткәрде. Анда район күләмендә уздырылган бәйгеләрдә җиңүчеләр катнаша.

Конкурсның әләмен 35,36 нчы республика бәйгеләренең абсолют батыры, Россиякүләм ярышларда катнашучы Мамадыш районының “Кызыл флаг” хуҗалыгыннан Сания Насыйбуллина күтәрде.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов үзенең котлау сүзендә, бу ярышның матур традициягә әйләнүен һәм бер гүзәл хезмәт бәйрәменә әверелүен белдерә.

“Быелгы ел аграр игенчеләр өчен аеруча үзенчәлекле. Без федераль дәрәҗәдәге Милли проектны гамәлгә ашыруга керештек. Аның 3 юнәлеше дә – терлекчелек тармагын тизләтелгән темпта үстерү, авылда хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү һәм аграр тармактагылар өчен торак йортлар төзү – барысы да терлекчелек тармагы белән бәйләнгән. Димәк, бу өлкәнең киләчәге өметле”, - ди министрның беренче урынбасары.

Ул шулай ук терлекчелектә республика тотрыклы темпларны саклап килүен искәртә. Агымдагы елның 5 аенда ит әзерләп сату 11, сөт җитештерү 7 процентка арткан. Монда республиканың 45 меңнән артык терлекчесе, игенчесе һәм тармак җитәкчеләренең һәркайсының өлеше бар.

Минсәгыйрь Нуретдинов шулай ук, бу көннәрдә хуҗалыкларның кырда массалы төстә терлек азыгы әзерләүгә керешүләрен , игеннәрнең торышы канәгатьләнерлек булуын, тиздән печәнгә төшү һәм аны оешкан төстә башкару кирәклеген дә ассызыклады.

Быелгы конкурсны уздыру урыны итеп юкка гына Биектау районының “Бөреле” предприятиесе сайланмаган. Әлеге хуҗалык терлекчелек, җәнлек асрау буенча республикада иң танылган, алдынгы хуҗалыкларның берсе. Бүгенге көндә алар дәүләткә көн саен 43 тонна сөт сата. Терлекчеләренең эш шартлары, маллар өчен комплекслар – барысы да заманча. Хуҗалык директоры Марат Җаббаров: “Быелгы конкурска да без үзебездә кулланылган бар яңалыкларны, эшләүчеләр өчен булган уңайлыкларның һәммәсен күрсәтергә тырыштык. Күңел биреп эшләгәндә, кыенлыкларны җиңеп була һәм республика җитәкчелегенең дә ярдәме һәрвакыт зур”, - ди. Моннан 13 ел элек нәкъ менә әлеге хуҗалык базасында сыер савучыларның Россиякүләм бәйгесе узган икән.

37 нче конкурста савымчылар ике көн дәвамында үз һөнәрләренең бар юнәлешләре буенча да көч сынаштылар. Белгечлек буенча кызыклы сорау-биремнәр, сыер саву осталыгы, саву аппаратын тиз арада тиешле тәртиптә сүтеп-җыю һәм эштә кулланыла торган башка осталыкларын күрсәттеләр. Моннан тыш, җыр-бию, уен-көлке һәм әлбәттә терлекчеләрнең сабан туе. Анда да безнең савымчылар сынатмады. Кул көрәштерү, аркан тартышу, капчык бәреше, көянтә чиләк белән су ташу, кыскасы милли бәйрәмебезнең һәр уены конкурстан соң терлекчеләргә рухи ял бирде. Биектау муниципаль районы сәнгать коллективы да әлеге конкурс һәм сабантуе иң югары дәрәҗәдә үтсен өчен бар иҗади көчләрен туплаганнар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче исеменә кабаттан Мамадыш районының “Кызыл флаг” хуҗалыгыннан Сания Насыйбулина лаек булды. Инде өченче тапкыр батыр калган әлеге остага иң зур экранлы телевизор һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды.

Өлкән савымчылар арасында 1 урын – Кукмара районыннан Миләүшә Әхмәтҗановада. Аны да иң соңгы модельле суыткыч һәм шулай ук 50 мең сум акча белән бүләкләделәр. Миләүшә Әхмәтҗанова да моңа кадәр 4 тапкыр беренчелекне яулаган булган. 2 нче урын - Балтач савымчысы Алсу Гарифҗановада. Азнакайдан Надежда Агълиева исә бронза призер. Алар 30 һәм 20 мең сум премиянең, шулай ук кер юуу машинасы, музыкаль үзәкнең ияләре булдылар.

Яшь савымчылар да үзләеренең остазларыннан калышмый. Биектау, Саба, Кайбыч районнарыннан Таңсылу Хәлилова, Люция Гатауллина, Светлана Гагаева 1 нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗә дипломнарга лаек. Бүләкләре дә нәкъ өлкән савымчларныкы кебек.

“Бөреле” хуҗалыгында уздырылган быелгы конкурста иң зур стажлы , иң яшь савымчы һәм узган ел тармакта югары җитештерүчәнлеккә ирешкән алдынгыны да олыладылар. Алар – Кәүсәрия Фәттахова, Руфия Дәүләтова, Мәүзидә Ибраһимова. Иң яшь савымчыга төп бүләкләрдән тыш “Бөреле” хуҗалыгы директоры да үзенең исемле премиясен тапшырды. Моннан тыш, Марат Җаббаров : “Әгәр Руфия Дәүләтова безнең хуҗалыкка эшкә килсә, аңа бар уңайлыклары да тудырылган коттедж бушлай биреләчәк”, - дип тә өстәде котлау сүзендә.

Машина белән сыер саву операторлары конкурсы быел “Озын толымлы чибәркәй”, Мисс – 2006”, “Нечкәбил – 2006”, “Бөдрә чәчле гүзәлкәй”, “Алтын чәч” кебек тагын бик күп номинацияләрдә терлекчеләребезнең гүзәллекләрен ачты.

Конкурстагы абсолют җиңүче исә Россия күләмендә уздырылган бәйгедә катнашачак.