“ДеЛаваль” – терлекчелек комплекслары җиһазлары җитештерү буенча дөньяда лидер санала

“ДеЛаваль” – терлекчелек комплекслары җиһазлары җитештерү буенча дөньяда лидер санала

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Илкүләмендә старт алган Милли проектны гамәлгә ашыру барышында, “ДеЛаваль” фирмасына ихтыяҗ артканнан-арта бара. Мәгълүм булганча, алар терлекчелек комплекслары өчен җиһазлар – терлек азыгы турагыч һәм тараткычлар, сыер саву аппаратлары, сөт суыткычлар һәм алар өчен кирәкле механизмнар җитештерү белән шөгыльләнүче дөньядагы иң алдынгы оешмаларның берсе.

“ДеЛаваль”нең Татарстандагы вәкиллеге җитәкчесе Михаил Афанасьев сүзләренә караганда, фирманың җиһазлары республиканың инде 38 районында кулланыла. Аларда барлыгы 30 меңнән артык сыерны савалар. Белгечләр фикеренчә, андый заманча аппаратуралар куллану, бердән кул көчен киметә – бар да автоматлаштырылган һәм җитештерүчәнлекне арттыра. Мисал өчен, 2005 нче елда аннан алдагы ел белән чагыштырганда, “ДеЛаваль” җиһазлары белән эшләгән хуҗалыкларның җитештерүчәнлеге һәм сыерларның сөт бирүчәнлеге 23 процентка үскән.

Моннан тыш, фирма чыгарган азык тараткычлар көн дә хуҗалыклардагы 96 мең баш терлекне сыйфатлы ризык белән тәэмин итә һәм суыткычларында 700 тонна сөт суытыла. 97 процент сөт исә “иң югары сорт” белән тапшырылган.

“Вамин-Татарстан”, “Эдельвейс”, “Юнимилк” кебек эре инвесторларда “ДеЛаваль” җиһазлары куелганнан соң 2000 ләп кул көче кыскарды”, - диләр Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек бүлеге белгечләре.

“ДеЛаваль” компаниясенең Татарстандагы иң эре партнерлары булып, “Кызыл Шәрыкь-Агро”, “Вамин-Татарстан”, “Бәхетле-Агро”, “Золотой Колос”, “Агросила- Групп”, “Азык-төлек корпорациясе”кебек инвесторлар , “Бөреле”, “Урак һәм Чүкеч”, “Родина”, Вахитов исемендәге, Ленин исемендәге , “Урал”, “Берлек” хуҗалыклары тора.