Казан фермеры Анатолий Крамин эшкә урнаштыра

Казан фермеры Анатолий Крамин эшкә урнаштыра

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). Бүген Салмачы бистәсендә урнашкан "Миакро-Каратау" фермерлык хуҗалыгының җитәкчесе Анатолий Крамин Казанның эшсез кешеләре өчен ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы белән бергә беренче семинарын үткәрә.

Искә төшереп үтәбез, Краминнар гаиләсе берничә ел йорт куяннары үрчетү белән шөгыльләнә. Узган ел эшмәкәрләр берничә авыл кешесенә эшкә урнашырга ярдәм иткән. Нәтиҗәдә, республиканың Түбән Кама, Әлмәт һәм Биектау районнарында яшәүче эшсез калучылар Краминнардан үрнәк алып, йорт куяны үрчетү белән шөгыльләнә башлаган.

Бүген фермерлар Казан кешеләрен эшкә урнаштырырга керешергә карар иткән. Краминнар башкаланың һәр районында семинар үткәрәчәк, анда авыл хуҗалыгы өлкәсендә ничек бизнес белән шөгыльләнергә икәнлеге турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, Краминнар һәр буласы эшмәкәргә йорт куяннары бирергә әзер.