news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру бурычы куелды

Районда семинар-киңәшмә узды.

Саба районында авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру бурычы куелды
http://saby-rt.ru/

(Саба, 16 май, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәнил Мәүлетов). Шушы көннәрдә Саба районында авыл халкының һәм хуҗалык итүнең кече формаларының эшлеклелек активлыгын арттыру мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

Чарада республиканың Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче муниципаль районнары башлыклары һәм урынбасарлары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, җирле үзидарәләр идарәләре җитәкчеләре, кооператорлар, фермерлар катнашты.

Киңәшмә башланыр алдыннан алар 6 төркемгә бүленеп, сәнәгать мәйданчыгында урнашкан резидентлар җитештергән продукция, «Иген» кооперативының моноазык җитештерү үзәге, катнаш азык цехы белән таныштылар. Малларга тулысынча автоматлаштырылган цехта әзерләнгән терлек азыгы ашатуның өстенлекләре турында район башлыгы Рәис Миңнеханов аңлатты, кызыксынучыларның соравына җавап бирде.

Семинарда катнашучылар аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү, «Саба-Арена» спорт мәктәпләрендә дә булды. «Экскурсия ошады. Сәнәгать зонасын карагач, Сабаның киләчәген күргән шикелле булдык. Анда резидентлар заводлар төзи башлагач, бу инде чын мәгънәсендә шәһәрчә тормыш дигән сүз», — дип кичерешен уртаклашты Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин зона семинар-киңәшмәсен ачканчы, Совет рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән берлектә Саба мәдәният йорты каршында район эшмәкәрләре, оешма-предприятиеләре, хуҗалыклары товарларыннан оештырылган күргәзмә белән танышты.

«Безнең бурыч — авыл халкының социаль эшлеклелек активлыгын күтәрү. Авыл җирендә халыкларның иң яхшы традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклаучы хезмәт сөюче кешеләр яши. Татармы, русмы, чувашмы, мокшымы — анысы мөһим түгел. Безнең бурыч төрле ярдәм итү чаралары белән авыл кешесенә яшәргә, эшләргә, көн итәргә булышу», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Авыллар картая, халык саны кими. Моңа юл куярга ярамый. Авыл кешесенең яшәешен кайгырту елдан-ел актуальрәк була бара. Республикада күп санда федераль һәм республика дәүләт программалары гамәлгә ашырыла, фермерларга грант ярдәме күрсәтелә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәм итү программасы эшли. Шәхси хуҗалыкларны үстерүне хокукый яктан тәэмин итү өчен закон базасы формалашкан, республика территориясендә шәхси хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турындагы закон гамәлдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100