Ютазы районы кешеләренә орлык өләштеләр

Авыл халкына орлыклар бирү программасы буенча 10 миллион сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

(Ютазы, 16 май, «Татар-информ», «Ютазы таңы»). Ютазы районында яшәүчеләргә 60 килограмм суган, 20 килограммнан артык кишер һәм 10 килограммнан артык кызыл чөгендер орлыгы өләшенде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авыл халкына орлыклар бирү программасы буенча 10 миллион сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. 

Авыл кешеләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларында үзләре өчен генә яшелчә үстереп калырга тиеш түгел, алар бакча нигъмәтләре белән көзге ярминкәләрдә дә сату итәргә тиеш була.

Агымдагы атна ахырында районга кәбестә үсентеләре дә кайтып җитәргә тиеш.