Яңа Чишмә районы бүген 68 тоннадан артык сөт сата

Бу былтырдан 9,2 тоннага күбрәк

 (Казан, 16 май, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Яңа Чишмә районының күпчелек авыл хуҗалыгы оешмаларында малларны җәйге лагерьларга күчерәләр, продукция җитештерү дә сизелерлек арта.

14 майга 12 көтү җәйләүләргә чыгарылды. Бүген район 68 тоннадан артык сөт сата, бу 2013 елгы дәрәҗәдән 9,2 тоннага күбрәк. Сөтнең уртача майлылыгы 3,7%, ай саен сөт майлы булганга хуҗалыклар кассасына 700 мең сумга якын акча керә.

Хәзер сөтне күп саву чоры җитә, шуңа да 20 майга чаклы барлык хуҗалыклар да терлекләрен җәйге лагерьларга чыгарып бетерергә тиешләр, ә бушап калган биналарда җыештырып, чистартып, ремонтка яки реконструкцияләүгә керешергә кирәк, дип белдерә район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасына.