Узган тәүлектә Татарстанда 3,2 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән

Бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда, 164,8 тоннага күбрәк

  (Казан, 16 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 3231 тонна сөт җитештерелгән, бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда, 164,8 тоннага күбрәк.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.

Ай башы белән чагыштырганда, савым сыерларының продуктлыгы 56,9 тоннага арткан, ә алдагы көн белән чагыштырганда – 8,3 тоннага. Сөтнең тулай күләме буенча Әтнә, Балтач, Саба, Кайбыч, Кукмара районнары лидерлык итә, алар узган тәүлектә 72,6-171,1 тонна продукция алган. Ә Мөслим, Бөгелмә, Менделеевск, Спас, Чирмешән районнары тауар җитештерүчеләре тәүлегенә 16,5-46,5 тонна гына сөт сауган.