Марат Әхмәтов ТР Югары Ослан хезмәтчәннәре белән агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары хакында фикер алышты

Министр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты

  (Казан, 16 май, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың Югары Ослан районында булды. Авыл хезмәтчәннәре белән очрашуда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары һәм авыл хуҗалыгын үстерү юллары хакында фикер алыштылар, дип хәбәр итә районның "Волжская Новь”  газетасы.

Министр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Марат Әхмәтов район башлыгы Марат Зиатдинов озатуында күктән район территориясен күздән кичерде, язгы кыр эшләре барышы һәм көзге культураларның торышы белән танышты. Аннары вертолет “Заволжье” агрофирмасы территориясенә төште һәм анда очрашу узды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, Югары Ослан районы – авыл хуҗалыгы үсеше өчен катлаулы төбәк. Бүген Татарстанның бөтен агросәнәгать комплексы да шундый ук хәлдә калды: соңгы еллардагы начар һава шартлары һәм башка факторлар йогынты ясый.

Республика җитәкчелеге авыл хезмәтчәннәренә ярдәм итү өчен мөмкинлекләр эзли, диде М.Әхмәтов. Мәсәлән, авылда кече хуҗалыклар грантлар һәм субсидияләр куллану мөмкинлегенә ия. “Әгәр сез крестьян-фермерлык хуҗалыкларына ярдәм итү өчен отряд оештырасыз икән, без районга матди яктан ярдәм итәргә әзер, - диде аграр ведомство җитәкчесе. - Бөтен фермерлар да үз хуҗалыклары өчен кыйммәтле авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу мөмкинлегенә ия түгел”.

РФ Дәүләт Советы депутаты Айрат Хәйруллин, РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев июнь ахырына кадәр илдә сөт җитештерү тармагын үстерү буенча программаны раслауны йөкләде, диде. Шулай ук игенчелек һәм терлекчелек тармакларына дәүләт ярдәмен икеләтә арттыру планлаштырыла. Нәтиҗәдә, Россияне башка илләрне дә авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүчегә әйләндерү бурычы куела, дип белдерде А.Хәйруллин.