Спас хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләргә әзерләнәләр

Сабан культуралары 35,9 мең гектар чәчелгән, бу планның 93 процентын тәшкил итә

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Спас муниципаль районы хуҗалыкларында язгы чәчүне төгәлләргә әзерләнәләр. Сабан культуралары 35,9 мең гектар чәчелгән, бу планның 93 процентын тәшкил итә. 21 мең гектарга – бөртекле культуралар, 4200 – көнбагыш, 1200 гектарга – рапс һәм 1400 гектар мәйданга кукуруз чәчелгән. Берьеллык үләннәр һәм азык катнашмаларына да шактый мәйдан бирелгән.
Хуҗалыкларның күбесе бүгенге көндә уҗымнарны гербицидлар белән эшкәртә. Бу эш аеруча Ольга Семушкина, Вәгыйз Мөхәммәтов һәм кайбер башка хуҗалыкларда яхшы оештырылган. “Болгар “Востокзернопродукт” җәмгыятендә бу максаттан югары җитештерүчән үзйөрешле “Челленджер” сиптергече кулланыла, дип хәбәр итә "Яңа тормыш" хәбәрчеләре.