420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Алабуга, 16 апрель, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуганың «Якты үзән» хуҗалыгында 400 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелешен башларга планлаштыралар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Узган шимбәдә район җитәкчесе Рөстәм Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Нургаянов Яковлево авылында авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге белән очраштылар.
«Авыр вакытлар булуга карамастан, биредә терлекчелек комплексын төзү буенча билгеләнгән планнардан баш тартырга җыенмыйлар. Кәефне төшермәскә кирәк», — дип ышандырды хуҗалык җитәкчесе Фиргать Сәлахов.