news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада алдынгылар слетына җыелдылар

2023 елга көндәлек савымны 400 тоннага, 2025 елга 500 тоннага җиткерү бурычы куелды.

Кукмарада алдынгылар слетына җыелдылар
Эльвира Мөбарәкшина

(Кукмара, 16 февраль, «Татар-информ»,«Хезмәт даны» Ризилә Корбанова). Кукмарада алдынгылар слеты үткәрелде. Район башлыгы Сергей Димитриев авыл хезмәтчәннәрен котлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.

«Без бу бәйрәмгә зур җиңүләр белән килдек: республика тарихында беренче мәртәбә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов район Советы утырышы вакытында орден тапшырды. Моның өчен барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә олы рәхмәтемне җиткерәм», — диде район башлыгы Сергей Димитриев, алдынгыларны тәбрикләп.

«Районда кайсы гына тармакны алсак та матур үсешебез күренә: сәнәгать өлкәсе дә әйдәп бара, кече һәм урта эшмәкәрлек буенча да яхшы күрсәткечләребез бар. Безнең авылларыбыз төзек, җитеш, шәһәребез дә елдан-ел үсә, үзгәрә», — диде ул.

«2023 елга көндәлек савымны 400 тоннага, 2025 елга 500 тоннага җиткерү бурычы куелды. Әлбәттә, алга таба районда демографик хәлне яхшырту өстендә эшләргә кирәк. Моңа илкүләмендә булдырылган программалар йогынты ясар, дип ышанам. Барыгызга да киләчәктә зур уңышлар юлдаш булсын, матур итеп яшәргә һәм эшләргә язсын, бәйрәм белән!», дип тәмамлады район башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100