Дмитрий Зубов Алексеевск районы «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативы эшен бәяләде

Алексеевск районы кулланучылар җәмгыяте бер елда халыктан 70 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чимал сатып ала.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Россия кулланучылар җәмгыятьләре Үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов Татарстанның Алексеевск районы «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативы эшен югары бәяләде.ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Дмитрий Зубов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан кулланучылар берлегенең идарә рәисе Рашат Шәймарданов Алексеевск районы кулланучылар җәмгыятендә булды. Кунаклар җирле әзерләү базасы эшчәнлеге белән танышты һәм «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативы цехларын карады.Әлеге авыл хуҗалыгы кооперативы җирле чималдан ит, икмәк-күмәч һәм балык продукциясе, шулай ук лимонад җитештерә. Кооператив тарафыннан җитештерелгән продукциянең еллык күләме 70 миллион сумнан артып китә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында билгеләп үтүләренчә, кооператорлар 1,5 мең тоннадан артык икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре, 60 тоннага якын колбаса һәм ит ярымфабрикатлары, 30 төрдәге ит продукциясе, шулай ук 22 мең декалитрдан артык лимонад эшләп чыгара.Дмитрий Зубов кооператив объектлары белән танышкан вакытта «Колос» авыл хуҗалыгы кооперативының «нәтиҗәле кооперация эшчәнлегенең асыл үрнәкләреннән берсе» булуын билгеләп үтте.