Зәй шикәр заводында 58 мен тоннадан артык шикәр комы җитештерелгән

Зәй шикәр заводы кагат кырына 674733 тонна чимал китерелде, шуның 232 меңнән артык тоннасы - Зәй басу-кырларыннан җыелган уңыш.

(Зәй, 15 октябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Бүгенге көнгә Зәй шикәр заводы кагат кырына 674733 тонна чимал китерелде, шуның 232 меңнән артык тоннасы - Зәй басу-кырларыннан җыелган уңыш, дип яза җирле басма.

Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, заводка 102 мең тоннадан артык чимал китерелгән. Чималның 426555 тоннасы эшкәртелеп, 58534 тонна шикәр комы җитештерелгән. Хәзерге вакытта чөгендернең шикәрлелеге -17,31, пычраклылыгы 7,7 процент. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, агымдагы елда җитештерү дә шактый күпкә артык.