Мөслимдә җир эшкәртү буенча семинар-киңәшмә узды

Семинарда җирне тирәнтен эшкәртүнең туфракта дым запасын арттыруда һәм саклауда нәтиҗәле ысул булуы ассызыкланды.

(Мөслим, 15 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районында җир эшкәртү мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Анда Сарман, Әлмәт, Лениногорск, Актаныш, Ютазы, Мөслим районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, белгечләр, аграр көллият филиалында белем алучы булачак механизаторлар катнашты. Кунаклар иң элек капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән аграр көллият бинасын карадылар, дип яза район газетасы.

"Агромастер” җитештерү компаниясендә эшләнгән агрегатлар белән танышканнан соң, “Исламов” КФХ басуларында туфракны өслекле һәм тирәнтен эшкәртүче машина-трактор агрегатларының эшен практикада күзәттеләр. Эшкәртелгән җирләрдә сөрү катламының тирәнлеген, туфракның тыгызлыгын үлчәп, кайсы агрегатның җиргә нинди йогынты ясавын ачыкладылар.

Семинарда җирне тирәнтен эшкәртүнең туфракта дым запасын арттыруда һәм саклауда нәтиҗәле ысул булуы, ахыр чиктә булачак уңышка уңай йогынты ясавы ассызыкланды.