Башкортстанның Бүздәк районындагы терлекләрдә тилчә авыруы ачыкланган

"Кыдаш" колхозының терлек симертү фермасында карантин игълан ителгән.

(Казан, 15 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанның Бүздәк районында терлекләрдә тилчә авыруы булган берничә очрак ачыкланган. Аерым алганда, “Кыдаш” хуҗалыгының Кәпәй-Кобау авылында әлеге авырудан алты сыер зыян күрүе билгеле. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнарны саклау министрлыгының Бүздәк районы буенча белгече Денис Бәхтигәрәев агентлыкка хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта карантин “Кыдаш” колхозының терлек симертү фермасында гына кертелгән, 146 баш мөгезле эре терлек аерып куелган.

“Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Кәпәй-Кобау авылының башка урыннарында, шул исәптән җирле халык хуҗалыкларында, чирле хайваннар табылмаган, хайваннарның барысына да прививка ясалган”, – дип аңлаткан Денис Бәхтигәрәев.