Актаныш җир улларын һәм кызларын хөрмәтләде

Җитәкчеләр бәйрәмдә катнашучыларны бүләкләделәр, мактау һәм рәхмәт сүзләре яңгыраттылар.

(Актаныш, 15 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 14 октябрь көнне район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан зур тантана үткәрелде. Анда икмәк язмышы өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән, районыбыз кырларында үскән 2017 ел ашлыгын түкми-чәчми җыеп алган фидакарьләр җыелды, дип яза җирле басма.

Тантана барышында Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен тәбрик итәргә район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов сәхнәгә күтәрелделәр. Алар бәйрәмдә катнашучыларны бүләкләделәр, мактау һәм рәхмәт сүзләре яңгыраттылар.