Татарстан фермеры аграрийларга техника яңа схема буенча бирелергә тиеш, дип саный

Быелгы корылыктан соң авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бик кыен хәлдә калды

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанның Тукай районы фермерлары лидеры Минталип Миңнеханов моннан соң аграрийларга техника яңа схема буенча бирелергә тиеш, дигән тәкъдим белән чыкты. Быелгы корылыктан соң авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бик кыен хәлдә калды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Минталип Миңнеханов хәбәр итте.
Аграрийлар, шул исәптән фермерлар да авыл хуҗалыгы машиналарын “Росагролизинг” дәүләт компаниясе аша паритетлы нигездә сатып алырга тиеш. Трактор һәм комбайннар бәясенең яртысын – фермер, калган өлешен дәүләт түли. Шул рәвешчә, исәп-хисап 50x50 схемасы буенча ясалырга тиеш.
М.Миңнеханов фикеренчә, авыл хуҗалыгы машиналарын сатып алуның икенче варианты да бар. “Росагролизинг” складларындагы техниканы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 15 ел срокка ваклап түләү шарты белән бирергә кирәк.
Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен федераль дәрәҗәдә кабул ителгән махсус документның булуы зарур. Бу вәзгыятьтә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә РФ Дәүләт Думасы депутатлары ярдәм кулы сузарга тиеш, дип саный фермер.