Марат Җәббаров яңа уңыш бодаеның бәясен әйтте

Министр сүзләренә караганда, бәяләр кулай булуга карамастан, хуҗалыклар ашлыкны сатырга ашкынып тормый.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров быел 3нче класслы бодайның килосы 12 сумнан, 4нче класслыныкы — 11 сумнан бәяләнә дип әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Быел Татарстанда уңыш та әйбәт, көньяк регионнарда корылык булу сәбәпле, ашлыкка бәя дә әйбәт тора. Узган ел арткан бәяләр быел төшмәде», — диде Марат Җәббаров.

Министр сүзләренә караганда, бәяләр кулай булуга карамастан, хуҗалыклар ашлыкны сатырга ашкынып тормый. Беренче чиратта саклагычларны тутыру мәсьәләсе тора ди ул.

«Ашлыкны саклау мәсьәләсендә Татарстанда кыенлыклар күрмибез. Эре элеваторларда 3,5 млн тонна саклап булса, кече хуҗалыклар тулаем 2 млн тонна ашлык саклый ала. Ашлыкны экспортка җибәрүче оешмалар да бар. Тимер, су юллары буенча үзебездән арткан ашлык читкә сатарга була», — диде министр.