news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәббаров: Пандемиягә бәйле рәвештә яшелчәләрне сату урыннары өчен борчылдык

Министр татарстанлыларны яшелчә һәм карабодай белән тәэмин итүдә кыенлык булмас дип ышандырды.

Җәббаров: Пандемиягә бәйле рәвештә яшелчәләрне сату урыннары өчен борчылдык
архив / Надежда Гордеева

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов).ТР Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров быел пандемия белән бәйле рәвештә яшелчәләрне сату мөмкинлеге өчен борчылганы турында әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Санитар-эпидемиологик чикләүләр булуга карамастан, без үзебезнең продукцияне үстерә алуыбызга ышандык. Барыннан да бигрәк, без аны сата алуыбыз өчен борчылган идек. Бәхеткә, бүген барлык сату каналлары да ачык. Ярминкәләр эшен башлады. Эре сәүдә челтәрләре, шул исәптән күпләп сатучылар белән көндәлек очрашулар үткәрәбез. Хәзер яшелчә продукциясен сату белән бәйле проблема күренми», — диде Марат Җәббаров.

Министр сүзләренчә, бүгенге көнгә 37 мең тонна бәрәңге һәм 16 мең тонна башка яшелчә алынган. Барлыгы 1,2 млн тонна бәрәңге һәм 340 мең тонна яшелчә җыеп алу планлаштырыла.

«Татарстан халкын карабодай белән тәэмин итү өчен елына 15,5 мең тонна ярма кирәк. Бүгенге көндә республикада 16,5 мең гектар җирдән 17,5 мең тонна карабодай суктырылды. Уңдырышлылыгы гектарына 11,6 центнер тәшкил итте», — диде Марат Җәббаров.

Кырларда бәрәңге һәм башка яшелчә алу дәвам итә. Бу эш белән махсуслаштырылган хуҗалыклар шөгыльләнә. Шулар арасында министр «Сервис Агро», «Вятские зори», «Нармонка» оешмаларын һәм «Давлетов Н.Г.» күмәк фермер хуҗалыгын атады.

«Татарстанлыларны яшелчә һәм карабодай белән тәэмин итүдә кыенлык булмас», — диде Марат Җәббаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100