Апаста әтиле-уллы Ибәтуллиннар, 13 мең центнер икмәк суктырып, беренчелекне алды

Аларга “Уңыш байрагы” һәм 5 мең күләмендә премия тапшырылды.
(Апас, 15 август, "Татар-информ", "Апастово-информ", Гүзәл Хилавиева). “Свияга” агрофирмасының Горбунов берләшмәсе комбайнчылары Фирдүс белән Ринат Ибәтуллиннар 13 мең центнер икмәк суктырып беренчелекне алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Кичә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рәшид Заһидуллин аларга “Уңыш байрагы” һәм 5 мең күләмендә премия тапшырды.