news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта “Комбайннар парады” узды

Аның төп максаты булып техниканың уракка әзерлеген тикшерү, урып-җыюны сыйфат белән, югалтуларсыз, кыска вакыт эчендә башкарып чыгу тора.

(Актаныш районы, 31 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Якынлашып килгән урып-җыю кампаниясе уңаеннан, бүген, 28 июль көнне, районыбызның 7 мәйданчыгында комбайннар парады узды. Аның төп максаты булып техниканың уракка әзерлеген тикшерү, урып-җыюны сыйфат белән, югалтуларсыз, кыска вакыт эчендә башкарып чыгу тора, - дип хәбәр итә район газетасы. 

Парадта катнашкан һәрбер комбайн комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде: комбайнның торышы, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык (сигнал бирү, утларның яну-янмавы, ут сүндергеч булуы), хуҗалыкларда комбайннар белән килгән янгын сүндерү машиналарының булуына игътибар ителде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100