Питрәчтә урып-җыю мәсьәләләренә багышланган күчмә семинар-киңәшмә үтте

“Быелгы уракта бөтенесен дә дөрес исәпләгәннәр отачак”, - диде анда катнашкан район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин

(Казан, 15 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Быелгы урак игенчеләр өчен гаять катлаулы булачак. Бу хакта Питрәчтә булып узган күчмә семинар-киңәшмәдә сүз алып барылды. Ул берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә узды. Бу: “Ак Барс - Питрәч” агрофирмасы” ААҖ, “Марс” һәм “Азык-төлек корпорациясе” ҖЧҖләр һәм соңгы пункт - “Сабан” КФХ ЧҖҖ. Янсуарда исә гомуми нәтиҗә ясалды, дип хәбәр ителә “Алга” газетасында.Семинар эшендә район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин, хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты. Төп игътибар алда торган урып-җыю эшләренә юнәлтелде.
Салкын Чишмә авылы кырыенда башланган семинарда, иң элек, әзерлек мәсьәләсе тикшерелде. Монда “Нью-Холланд” комбайннары һәм бөтен ярдәмче техника бер сызыкка куелды. Өч комбайнны контроль сынау вакытында бөртек югалту факты теркәлде: гектардан - 1 центнер. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Эдуард Дияров билгеләп үткәнчә, 96 әзер комбайнның 50 проценты гына сынау узган. Ә быелгы корылыкны исәпкә алганда, бу бик зур югалту вәгъдә итә.
“Ак Барс - Питрәч” агрофирмасы” ААҖ директоры Радик Зиннәтов быелгы җәйдә элекке еллар тәҗрибәсен дә исәпкә алуларын әйтте.
- Быелгы уракта бөтенесен дә дөрес исәпләгәннәр генә отачак, - диде бу уңайдан район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин. - Иң мөһиме, техникага аерым игътибар булырга тиеш.