Татарстан аграрийларына дизель ягулыгының тоннасын 28 мең сумнан сатып алырга туры киләчәк

Кайбер тәэмин итүчеләрдән ягулыкны арзанрак бәягә алырга мөмкин
(Казан, 15 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Быел ТР игенчеләренә урып-җыю кампаниясе вакытында дизель ягулыгының тоннасын 28 мең сумнан сатып алырга туры киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Гомумән алганда, урып-җыю эшләрен башкару өчен 100 мең тонна тирәсе ягулык кирәк. Узган елларда субсидияләнгән дизель ягулыгы белән тәэмин итү мәсьәләсе алдан хәл ителде. Федераль бюджеттан сатып алынган ягулык өчен компенсация сыйфатында акча бүлеп бирелә иде. Быел федераль хакимият субсидия бүлеп бирергә ашыкмый. Әмма моңа карамастан, 20-25 июльдә Татарстанда бөртекле культураларны җыеп алу эшләре башланачак. Шуңа күрә бу көннәрдә ТР агросәнәгать комплексының һәр предприятиесе ягулыкны үзе сатып ала. Дөрес, кайбер хуҗалыклар дизель ягулыгын базар бәясеннән арзанрак бәягә сатучыларны да эзләп таба.