news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин банкларны авыл хуҗалыгы кредитын һәркем алу мөмкинлеге булдырырга чакырды

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, авылны үстерү өчен эш урыннары булдыру гына түгел, халкыбызның рухи-әхлакый коды нигезе буларак, авылның гореф-гадәтләрен дә саклау кирәк.

Мөхәммәтшин банкларны авыл хуҗалыгы кредитын һәркем алу мөмкинлеге булдырырга чакырды
https://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районында зона семинар-киңәшмәдә авыл хуҗалыгы программасын гамәлгә ашыруда катнашучы банк җитәкчеләренең һәм вәкилләренең игътибарын авыл халкына бирелә торган кредитларны һәркем алу мөмкинлеген булдырырга чакырды.

Фәрит Мөхәммәтшин бу турыда фермер хәрәкәтен үстерүнең иң актуаль мәсьәләләре: шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен субсидияләнгән кредитлар бирүне яңарту, кулланучылар кооперациясе продукциясен сату өчен логистик үзәк булдыру турында фикер алышуда әйтте, дип хәбәр итте Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

Республикада агросәнәгать комплексында былтыр 263,4 млрд сумлык продукция җитештерелгән, бу 2019 ел белән чагыштырганда 4 процентка күбрәк. «Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүе күләме буенча Татарстан ил төбәкләре арасында 4 нче һәм Идел буе федераль округында беренче урында тора, үзен авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итә. Бөртеклеләрдән рекордлы уңыш җыелды — 5,6 млн тонна», — диде парламент рәисе.

2020 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә 477 млн. сум бүлеп бирелгән. Иң күп таләп ителгән юнәлешләр — халыкта савым сыерларын саклап калу һәм кече сөтчелек фермалары төзү. Парламент башлыгы фикеренчә, әлеге проектларда катнашырга теләгән авыл халкын актив җәлеп итәргә кирәк.

«Татарстан — кече хуҗалыкларга ярдәм итү, аларның продукциясен җитештерү һәм сату буенча системалы эш алып барыла торган төбәкләрдән берсе. Фермерлар, авыл хезмәтчәннәре продукциясенә сорау гадәттәгечә югары», — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Авыл халкының тормыш шартларын яхшырту буенча җитди эш алып барыла. Инфраструктура, җитештерү объектлары төзелә һәм ремонтлана, территорияләр, шул исәптән үзара салым институты аша төзекләндерелә.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, авыл территорияләренең яңа йөзен формалаштыру — эшнең бик мөһим юнәлеше, чөнки авылны үстерү өчен эш урыннары булдыру гына түгел, халкыбызның рухи-әхлакый коды нигезе буларак, авылның гореф-гадәтләрен дә саклау кирәк.

Семинар-киңәшмә кысаларында әйтелгән тәкъдимнәр йомгаклау документына керәчәк, ул чаралар алга таба кабул итү өчен дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына җибәреләчәк. «Акыллы тәкъдимнәргә һәм инициативаларга ярдәм итәргә тырышачакбыз», — дип ышандырды парламент башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100