Марат Җәббаров аграрийларга кырларда эшләү өчен яшьләрне җәлеп итәргә кушты

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Алексеевск районы хуҗалыкларында булды.

(Казан, 15 май, «Татар-информ»). Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров кичә Алексеевск районында булды. Министр кырларда эшләү өчен яшьләрне җәлеп итәргә кирәклеген билгеләп үтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Министр кырларның торышын өйрәнде, чәчүнең оештырылуын бәяләде, шулай ук кайбер хуҗалыкларны һәм терлекчелек комплексларын карады», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Николай Козин белән очрашып, Җәббаров үсемлекчелекнең торышы һәм эш процессын оештыру белән кызыксынды.

«Чәчүне 27 апрельдә төгәлләдек. Ике атнадан басуларны чүп үләннәреннән эшкәртергә, ә моңа кадәр ашлама белән тукландырырга планлаштырабыз. Шулай ук быел без көнбагышның берничә сортын чәчтек. Ел нәтиҗәләре буенча кайсы гибридның рентабельле булуын карыйбыз, аны киләчәктә дә утыртачакбыз», — дип сөйләде фермер.

«Алга» колхозында министр 800 баш сыерга исәпләнгән заманча терлекчелек комплексын карады. Моннан тыш, Җәббаров «Алексеевск» НП терлекчелек комплексында булды. Анда ул көзге бодай кырларын бәяләде.

Сәфәр ахырында министр чәчү вакытында алдынгы механизаторларга акчалата сертификатлар тапшырды.