Әлки районы җирлекләренә халыкка өләшү өчен 4500 кәбестә үсентесе таратылган

Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты 1 меңнән артык үсентене халыкка бушлай тарата.

(Әлки, 15 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки авыл җирлекләренә халыкка өләшү өчен «Татпотребсоюз» аша 4500 данә кәбестә үсентесе таратылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Һәр авыл җирлегенә уртача 180 үсенте туры килгән. Базарлы Матак җирлеге башкарма комитеты 1 меңнән артык үсентене халыкка бушлай тарата.