ТРда узган тәүлектә 3244,3 т сөт җитештерелгән

Бу үткән ел күрсәткечләренең 105 процентын тәшкил итә

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева).
ТРда сөтне тулаем җитештерү узган тәүлектә 3244,3 т тәшкил иткән, бу үткән ел дәрәҗәсенә туры килә торган 105 процентны тәшкил итә. Моның турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр. Сөтне тулаем җитештерү буенча узган тәүлектә 147,6 тонна сөт алган Кукмара, Балтач (147,5), Актаныш (138,5) районнары алда бара. Шулай ук югары күрсәткечләргә ТРның Әтнә (113,2 тонна), Саба (106,3) һәм башка районнары ирешә.
Гадәттәгечә сөт алуда узган тәүлектә тулаем алганда 41 тонна сөт алган Югары Ослан, Бөгелмә (23,2), Менделеевск (25,3) һәм башка районнар фермалары хезмәткәрләренең күрсәткечләре түбән.