Татарстанда язгы бөртекле культураларны чәчү тәмамланган

Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы культуралары 1,6 миллион гектар мәйданда чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 88 процентын тәшкил итә

(Казан, 15 май, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда язгы бөртекле культураларны чәчү тәмамланган. Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы культуралары 1,6 миллион гектар мәйданда чәчелгән, бу фаразланган күрсәткечләрнең 88 процентын тәшкил итә. Моның турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.
1 миллионнан артык гектар җирне биләгән язгы бөртеклеләрне чәчү эше тулысынча тәмамланган. Чәчү эшенең күләме план күрсәткечләренә туры килә, дип тәгаен әйттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
Шикәр чөгендере 57,6 мең гектар мәйданда, яки планның 97 процентында чәчелгән. Рапс 83,9 мең гектар сөрелгән җирне, яки фаразланганның 75 процентын биләгән. Бәрәңге 4,8 мең гектар мәйданга (39 процент) утыртылган.
Татарстанда язгы чәчү эшләрен 29 район тәмамлаган.