Ял көннәрендә Казанда ит һәм сөт сатачаклар

Бу ялларда авыл тауар җитештерүчеләре 57,5 тонна сөт һәм 12,3 тонна ит сатарга ниятли
(Казан, 15 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бу ялларда авыл тауар җитештерүчеләре 57,5 тонна сөт һәм 12,3 тонна ит сатарга ниятли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базары үсеше бүлегендә белдерделәр.
Шимбә базар, торак йортлар, ишегаллары янында, сәүдә мәйданнарында 30,5 тонна сөт һәм 7,5 тонна ит, ә якшәмбе 27 тонна сөт һәм 4,8 тонна ит сатарга планлаштыралар. ТР башкаласына продукцияне республиканың Арча, Әтнә, Апас, Югары Ослан, Биектау һәм башка районнары хезмәтчәннәре алып киләчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатуда Татарстанның 12 районы катнашачак.