news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда язгы чәчүгә керештеләр

Быел язгы чәчү вакытыннан 10 көн алда башланды

(Казан, 7 апрель, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Быел сабан культураларын чәчү вакытыннан 10 көн алда башланып китте. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Беренчеләрдән булып кырга Татарстанның Кайбыч һәм Сарман районнары аграрийлары чыкты. Кайбыч районында иртә язгы культураларны – 410, ә Сарман районында 250 гектар чәчкәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100