news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл хуҗалыгы өчен ягулыкны ташламалы бәядән алуга гаризалар кабул ителә

Аграрийлар өчен дизель ягулыгына бәя якынча 40 сум булачак, бу ваклап сату бәясеннән 15,7 процентка арзанрак.

Авыл хуҗалыгы өчен ягулыкны ташламалы бәядән алуга гаризалар кабул ителә
Александр Эшкинин

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ»). Быел Татарстан аграрийлары 70 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы алачак. Аграрийлардан гаризалар кабул ителә, килешүләр төзелә. Тәэмин итү 16 апрельдән башлана.

Татарстан авыл хубалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, барлык документлар racin.ru сайтында электрон рәвештә рәсмиләштерелә.

Ягулык белән тәэмин итүгә килешү «Татнефть» ГАҖ белән төзелде. Апрель аенда аграрийлар өчен ягулыкның бәясе бер тоннасы 48 500 сум була, бу заводларның күпләп сату бәясеннән 4 процентка арзанрак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, бер литрга 0,825 коэффициенты белән исәпләгәндә, аграрийлар өчен дизель ягулыгына бәя якынча 40 сум булачак, бу АЗСларда уртача ваклап сату бәясеннән (бер литры 47,5 сум) 15,7 процентка арзанрак.

Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен ягулык дизель ягулыклары өчен ЕВРО-5 Европа стандартына туры киләчәк.

Ягулык «Татнефть» ГАҖнең ике заводыннан: «ТАНЕКО» АҖ һәм Елхово нефть эшкәртү заводыннан (НПЗ УТНГП) җибәреләчәк. Барлык сораулар буенча түбәндәге телефоннар буенча консультация алырга мөмкин: 8(937)594-88-07, (843)221-77-91,221-77-92,221-77-17,221-77-93.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100