Тәтеш районында хайван үләксәләрен махсус машина алып китәчәк

Районнарда биологик калдыкларны җыю буенча проект эшли башлады.

(Тәтеш, 15 март, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районына манипулятор-төягеч белән бер машина, һәркайсы алтышар тонналы махсус контейнер кайтарылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Президенты контейнерлар һәм махсус автотранспорт сатып алырга акча бүлеп бирде, алар белән 2021 елга барлык муниципалитетлар тәэмин ителәчәк.

«Әгәр районның шәхси торак йортларында яки авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сыерлар, атлар, сарыклар, дуңгызлар, кош-кортлар үлсә, хуҗаларга кичекмәстән 2-87-74 телефоны буенча дәүләт ветеринария хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак", — дип аңлата Тәтешнең ветеринария берләшмәсе начальнигы Рәмис Гарипов.

Чакыру буенча машина киләчәк, һәм белгечләр үлгән терлекне транспорт белән махсус контейнерда бушлай алып китәчәк, шулай булгач аны юк итүдә хуҗаларга бернинди дә мәшәкатьләр килеп чыкмаячак.

Әлеге программа «Экология» илкүләм проекты кысаларында эшли. Каты көнкүреш калдыкларын җыю системасын оештыру, чүплекләрне бетерү, алар урнашкан территорияләрне рекультивацияләү, шулай ук производство калдыкларын күмүгә һәм куллануга тыелган барлык калдыкларны икенче кат эшкәртү өчен шартлар булдыру проектның төп бурычлары булып тора.