420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Әлки, 15 март, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районында язгы кыр эшләрендә катнашасы техниканың төзеклеген тикшерделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Тракторлар һәм тагылма агрегатларның әзерлегенә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре катнашындагы комиссия бәя бирде. «ВостокЗернопродукт»тагы 167 тракторның 130ы кырга бүгеннән чыгарга әзер. Чәчкечләрнең дә әзерлеге әйбәт — 70 техниканың 69ы төзек. 12 чәчү комплексының берсе генә ремонтланып бетмәгән.
«Хузангай» да тагылма агрегатлар әзер. Ә менә тракторларга игътибар кирәк әле, бүгенгә 54 техниканың 47се төзек. «Яшь көч» тә исә биш тракторның дүртесе төзекләндерелгән, 6 чәчкеч тә ремонтланып бетү алдында.
Крестьян-фермер хуҗалыкларында тырмалар ремонтланып бетү алдында. Башка тагылма агрегатлар буенча әле эшлисе бар.
Комиссия машина-трактор паркының торышын да күздән кичерде. Шулай ук ашламалар, чәчүлек орлык запасы буенча эшлекле тәкъдимнәр әйтелде.