Казанда авыл хуҗалыгында лизинг куллану буенча семинар узачак

Казанда авыл хуҗалыгында лизинг куллану буенча семинар узачак

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 февральдә, Казанның «Сафар» кунакханәсендә Халыкара финанс корпорациясе (IFC), Бөтендөнья банкы төркеме әгъзасы, «Авыл хуҗалыгына инвестицияләүнең нәтиҗәле механизмы буларак лизинг» семинарын уздыра. Семинар авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү предприятиеләре җитәкчеләре өчен үткәрелә һәм аларны тармак производствосының яңа технологияләре һәм лизинг кебек перспектив ысул белән таныштыруны максат итеп куя.

Семинар программасында – IFC, Агросәнәгать финанс компаниясе, Татарстан лизинг компанияләре һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүче фирмаларның белгечләре чыгышлары.