Алабуга районы фермерлары 5 миллион сум күләмендә кредит алган

Алабуга районы фермерлары 5 миллион сум күләмендә кредит алган

(Алабуга, 14 декабрь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Бүгенге көндә Алабуга районында 270тән артык крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Аларның күп өлеше нәкъ менә соңгы ике елда, “Агросәнәагть комплексын үстерү” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру башлангач төзелгән.

Әйтик, бүген районда 50 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Илкүләм проект кысаларында, алар тарафыннан 5 миллион сум күләмендә кредит алынган, дип хәбәр иттеләр районның авыл хуҗалыга идарәсендә. Нигездә, фермерлар кредитны терлек, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу, шулай ук терлекчелек комплекслары төзү өчен ала.

Алабуга фермерлары эре мөгезле терлек үстерү, балык үрчетү, үсемлекчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнә. Быел Алабуга районы өчен бөтенләй яңа юнәлешләр дә барлыкка килгән. Әйтик, хуҗалыкларның берсендә кроликлар үрчетә башлаганнар.

Фермерлардан тыш, ташламалы кредитларны үзләренең ярдәмче хуҗалыкларын үстерергә теләүчеләр дә ала ала. Мәсәлән, Алабуга районының 220 гаиләсе үзенең әлеге программада катнашуы турында хәбәр иткән.