ТРда уңыш җыю эшләре әле төгәлләнмәгән: 900 гектар чөгендер, 15 мең гектар орлыклык кукуруз һәм 10 мең гектардан артык көнбагыш тамырда килеш калган

ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсен Президент Рөстәм Миңнеханов уздырды

  (Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ"). Шикәр чөгендерен алу һәм эшкәртү темплары һ.б. кыр эшләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Докладчы билгеләп үткәнчә, шикәр чөгендерен алу дәвам итә. 58 мең гектардан 900 гектар калган. Барлыгы 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынган, уңыш уртача – 345 ц/га.

«Зәй районында (410 ц\га, барлыгы - 345 мең тонна), Тукай районында (400 ц\га), Тәтеш (381 ц\га), Түбән Кама (368 ц\га) районнарында иң зур уңыш», - диде ул.

Николай Титов, заводларга 1,4 млн тонна чөгендер илтеп җиткерелгән, 1,1 млн тоннасы эшкәртелгән инде, диде. 162 мең тонна шикәр комы җитештерелгән, бу, узган елгыга караганда, 42 мең тоннага күбрәк.

Шулай ук докладчы белешмәсе буенча, бүген 15 мең гектар орлыклык кукуруз һәм 10 мең гектардан артык көнбагыш тамырда килеш калган. Дымлы һава торышы исә эшләрне акрынайта...

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары техниканы 2016 елгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләсенә аерым тукталды. Районнарда техниканы саклауга кую буенча комиссия тикшерүе уздырылган. Актаныш, Әтнә, Балтач, Зәй, Кайбыч, Нурлат, Саба районнарында техника нормаларга туры китереп саклауга куелган. Шул ук вакытта Аксубай, Яшел Үзән, Мөслим, Менделеевск районнарында элементар кагыйдәләр дә үтәлмәгән.

Муниципаль районнар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, техниканы әзерләгәндә импортны алмаштыру мәсьәләләренә зур игътибар бирергә кирәк. Чит илләрдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы һәм комплектлагычлар шактый кыйбат. Хәзерге шартларда үз илебездә чыгарылган альтернативаны эзләргә кирәк. Бу хезмәт күрсәтү үзәкләренә дә кагыла, диде ТР Президенты.