Татарстанда 2 миллион 250 мең тонна шикәр чөгендере җыелган

Уртача уңышның күләме - 399 центнер.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Республикада барган көзге кыр эшләре белән бүген Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов таныштырды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Николай Титов белдерүенчә, агымдагы атнада соң суктырыла торган культураларны җыю һәм җирне эшкәртү өчен яхшы һава торышы булды. Бүгенге көндә, 2 миллион 250 мең тонна шикәр чөгендере җыелган, уртача уңыш бер гектарга 399 центнер туры килә. Тагын барлык мәйданның 24 процентында уңыш җыясы бар. Сарман (397 мең тонна), Зәй (392 мең тонна) һәм Буа (230 мең тонна) районнары хуҗалыклары алдынгылар рәтендә.

Заводларга эшкәртү өчен 1 миллион тонна чөгендер тапшырылган. Хәзерге вакытта 103 мең тонна шикәр комы җитештерелгән.

Шушы көннәрдә орлыкка кукуруз суктыра башладылар. Барлыгы 4,5 мең гектар мәйданда 16 мең тонна уңыш җыелган. Бер гектарга уртача 34 центнер уңыш туры килә.

Шулай ук республикада көнбагыш җыю дәвам итә. Барлык 130 мең гектарның 15 мең гектары ягъни 12 проценты җыелган, уртача уңыш 17 центнерны тәшкил итә. Барлыгы 26,2 мең тонна көнбагыш җыелган. Чирмешән, Чистай, Алексеевск, Әлки районнары яхшы күрсәткечләргә ирешкән, анда эшләр 16-30 процент мәйданда башкарылган.